Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 13,4%ка артачак
1 октябрьдән Татарстанда коммуналь ресурсларга тарифлар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү үзгәрәчәк. Республикада уртача түләү индексы 13,4% тан артмаячак, дип хәбәр иттеләр ТР тарифлар буенча Дәүләт комитетында. Аерым муниципалитетларда бу күрсәткеч 18,2% ка кадәр булырга мөмкин.